Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары - Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә җиңүче

Пензада хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында спорт гимнастикасы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге тәмамланды. Ярышларда РФнең 24 шәһәреннән һәм 12 субъектыннан 200дән артык гимнастка катнашты.

Хатын-кызлар арасында ТР җыелма командасын Яшел Үзән спорт гимнастикасы мәктәбе тәрбияләнүчеләре Ралина Басырова (9нчы лицей ) Екатерина Журавлева (Волжск шәһәренең 5нче мәктәбе), ә җыелма командага юниорлар арасында Мария Минаева (11 нче мәктәп укучысы), Ангелина Козлова (3 нче гимназия укучысы), Азалия Камалиева (Волжск шәһәренең 2нче мәктәбе) кергән. 

ТР хатын-кызлар җыелма командасы 10 команда арасында 2 нче урынны яулады. 

Бу ярышларда РФ спорт мастеры, спорт гимнастикасы буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Мария Минаева уңышлы чыгыш ясады. Спорт осталарының пpограммасы буенча күптөрле ярышларда ул әлеге ярышларда 1 урынны яулады. Финалда аерым дисциплиналарда Мариягә тиңнәр булмады, ул 4 тән 3 снаряд отты: терәк белән сикерү, ирекле күнегүләр. Азалия Камалиева ирекле күнегүләрдә 6 урынны алды. 
Бу безнең спортчыларның һәм аларның остазлары: Гөлнара Әхмәтҗанова Гөлнара һәм Александр Артамоновның зур уңышы. 

Студия "ПАРАТСК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев