Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары акватлон буенча Россия беренчелегендә Татарстанга “көмеш” алып кайтты

Евпаториядә 6-8 март көннәрендә акватлон (су асты көрәше) буенча Россия беренчелеге узды.

Параллель рәвештә Кырым Кубогына балалар беренчелеге дә узды. Ярышларда Мәскәү, Тула, Түбән Новгород өлкәләреннән, Татарстан, Мордовия, Тверь һәм Кырымнан 7 команда катнашты.

Татарстан данын ТР ДОСААФ командасы яклады, ул нигездә Яшел Үзән спортчыларыннан тора. Безнең егетләр беренчелекнең көмеш призерлары булды һәм 2нче урын өчен Кубок алдылар. Моннан тыш, алар шәхси чыгышларда да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.

Андрей Ефимов 14-17 яшьлекләр арасында Россия чемпионы булды. Руслан Нигъмәтуллинда “көмеш” (18-20 яшь), Ксения Ангелуцада – “бронза” (18-20 яшь), Кирилл Чигаровта – “көмеш" (14-17 яшь) яулады.

Кырым Беренчелегендә 1 урынны Егор Коржавин (10-11 яшь) һәм Кирилл Чигаров, 2 урынны Владислав Михайлов (14-17 яшь), 3 урынны Алинә Йосыпова яулады.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең егетләр гадәти бассейнда күнегүләр үткәрәләр һәм мондый нәтиҗәләргә ирешәләр. Әйтик, команда зачетында Россия чемпионы булган Тула командасы үз карамагында тирән су астында йөзү бассейны бар. Ә бит акватлон нәкъ менә тирәнлекне таләп итә. Безнең команда үзенең осталыгы һәм искиткеч тренеры Виктор Михайлович Ширяев аркасында бик яхшы нәтиҗә күрсәтте дип саныйбыз! – дип шатлыгы белән уртаклаша Яшел Үзән ДОСААФ җитәкчесе Илһам Әһлуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев