Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга

16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.

Бу тантанага Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Александр Тыгин, күп санлы мәртәбәле кунаклар, иганәчеләр, район һәм шәһәр халкы килгән иде. Догалар укылды, вәгазьләр сөйләнде, мәчет төзелешенә үз өлешен керткән эшмәкәрләргә, предприятиеләр җитәкчеләренә мөфтинең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Бәйрәм уңаеннан җыелган халыкка мәчет янында тәмле пылау һәм кайнар чәй әзерләнгән иде. Анда килгән һәркемгә рәхәтләнеп сыйланырга мөмкин булды.


Бу вакыйгадан тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: открытие мечети Яшел Узэн районы