Республиканың Яшел Үзән районы Новопольский бистәсендә Ирек урамындагы шәхси йортта ут чыгу турындагы хәбәр бүген 9:43 сәгатьтә янгын сүндерүчеләргә килеп ирешә.
Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урынга беренче югары чакыру буенча янгын сүндерүчеләр килә. Шаһитлар сүзләренчә, кешеләр янган йорттан чыгарга өлгергән. Янгын урыныннан төшкән фотода утның ике катлы йортны һәм каралты-кураларны камап алуы күренә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Нет комментариев