Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән” шатлык өләшүен дәвам итә

Бүләк алу бик күңелле, ә аны тапшыруы икеләтә! Чынлап шулай! Газетабызга язылып бүләк отканнарның редакциягә шатланып килеп керүе – безгә бер бәйрәм.

Менә бүген дә идәнгә куела торган үлчәүне алырга дип Бакырчыдан Рүзилә Хафизованың бик чибәр кызы Раилә килде.

- “Яшел Үзән”гә бик күптәннән язылсак та, квитанциясен беренче тапкыр җибәргән идек, отарбыз дип өметләнмәдек тә хәтта! Бәхетлеләр исемлегендә үзебезне күргәч шаккаттык инде һәм бик сөендек. Рәхмәт шулай укучыларыгызга шатлык өләшкәнегез өчен! -  ди Раилә.

Мондый сүзләрне ишетүе күңелләргә сары май булып ята, әлбәттә. Сез дип тырышып эшләп яткан көннәребез бит, хөрмәтле укучыларыбыз. Районыбыздагы бердәнбер татарча чыгучы “Яшел Үзән”сез калсак биик зур минус булачак, шулай бит. Бу бездә татарларның бик пассив булуын, хәтта бетүен аңлатачак, әйеме? Бергә булыйк, бердәм булыйк, газетабыз, сезнең хәер-фатиха белән, яшәсен дип телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку редакция газеты «Яшел Узэн» приз газета Яшел Узэн

2
X