Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының волонтерлык штабы яңа җиһазлар алачак

Яшел Үзән волонтерларының хезмәте ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан югары бәяләнде.

Безнең волонтерлар штабы 2020 елда район территориясендә “Добрый край – игелек җире” иреклелек хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыручы ТР оешмаларына ярдәм итү буенча республика конкурсында җиңүче булды.Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге җитәкчесе Ольга Волчковага җиһазларга сертификат тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзән волонтерлар штабында 300дән артык кеше исәпләнә. Пандемия чорында балалар ялгыз кешеләргә азык-төлек һәм дарулар алып килде мохтаҗларга хәйрия җыелмалары таратты, шәһәр урамнарында акцияләр оештырды, шәһәр кешеләренә битлекләр өләште. Шәһәр һәм район халкына ярдәм итүне волонтерлар бүген дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев