Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының социаль-икътисади күрсәткечләре

Яшел Үзәндә ЯҮМР һәм шәһәр советы сессияләрендә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Гарипов Яшел Үзән районының социаль-икътисади күрсәткечләрен җиткерде.

Икътисад күрсәткечләре
Яшел Үзән районы республиканың муниципаль берәмлекләре  арасында 17нче урынны били, авыл хуҗалыгын җитештерү буенча –икенче, торак төзү, файдалануга тапшыру һәм  продукция  сату буенча  алтынчы урынга  чыкты. 2018 елның тугыз аенда    производство җитештерү индексы район буенча  – 105,2%, шәһәр  буенча – 104,3%.

Авыл хуҗалыгы
Яшел Үзән районында  авыл хуҗалыгы өлкәсендә дуңгызларның баш саны кимеде. Сәбәбе «Авангард» АҖнең хезмәт ориентациясен  үзгәртү. Алга таба биредә эшләүчеләр дуңгыз абзарларын  реконструкцияләп, дуңгызларның ит токымлыларын арттырырга уйлый. Барлык хуҗалыкларда да терлек азыгы җитәрлек. Бүгенге көндә 30,7 мең тонна азык  берәмлеге әзерләнде. Болардан тыш, 2019 ел  уңышына дип 12,2 мең гектар көзге культура, шул исәптән 10,2 мең гектар көзге бодай чәчелде.
Шунысын да әйтергә кирәк, Авыл хуҗалыгы министрлыгында өч программа буенча  конкурслар эшли. Безнең районның алты  кешесе конкурста катнашты, шуларның өч яшь фермеры грантлар алды.

Сәнәгать мәйданы
2018 елның тугыз аенда төп капиталга  инвестицияләр күләме 13 процентка артты һәм 5,5 млрд сум  тәшкил итте. Шулай ук шушы чор эчендә «Зеленодольск»  сәнәгать мәйданы резидентлары 1,2 млрд  сум үзләштерде һәм 67 яңа эш урыннары булдырды.
28 июньдә җитәкчелек автомобиль юлларын файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Хәзер мәйданда резидентларның җир участоклары вертикаль планировкасы буенча  эшләр төгәлләнә. Моннан тыш, инженерлык коммуникацияләре буенча эшләр төгәлләнде, рөхсәт бирә торган документацияләр эшләнә.
Район башкарма комитеты  «Зеленодольск» ТОСЭРна резидентлар җәлеп итү буенча эш алып бара.  Ел ахырында 4 предприятие – «ТАТФАРМ», «КЗПА», «ИСКРА-ВОЛГА», «СПК «ГЕФЕСТ»  ширкәтләре  резидент статусларын алачак.

Торак фонды һәм  инфраструктура үсеше
2018 елның тугыз ае эчендә 75,8 мең  квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, шәһәрдә – 41,44 мең  квадрат метры.
Яшел Үзән районы республикада эшли торган 57  дәүләт программасының 33ендә катнаша. Финанслау күләме – 659,5 млн. Шулай итеп, хәзерге вакытта «Васильево»  һәм «Бело-Безводное» БОСы реконструкцияләнә, Карамалы Тау һәм Норлатта ГТС ремонтлана, диодлы  яктылык лампалары куела, түләмә  авырулы терлекләр күмелгән зират зоналары  кыскартыла, «Чиста су» программасы буенча эшләр бара.
Болардан кала, шәһәр чүплеге язмышы да хәл ителә. Хәзерге вакытта ул  суд карары белән 30 тәүлеккә ябылды. 19 ноябрьгә кадәр. Чүп Казан чүплегенә ташылачак.

Социаль күрсәткечләр
Яшел Үзән районында балалар туу 2,7 процентка, шул ук вакытта үлем-китем дә 0,3 процентка арткан. Эре  предприятиеләрдә  хезмәт  хакы 12,9 процентка, пенсияләр – 3,5 процентка артты. Эшсезлек – 0,64 процент. Хезмәт базарында  эшче профессияләргә ихтыяҗ зур.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев