Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының шәхси эшмәкәрләренә һәм үзмәшгульләренә азык-төлек җыелмасы белән ярдәм итәчәкләр

Татарстан Республикасыннан шәхси эшмәкәрләр һәм үз-үзләренә эшләүчеләр азык-төлек җыелмалары алырга мөмкин. Ярдәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә күрсәтеләчәк.

Иң мөһим шарт – коронавирус инфекциясен таралу нәтиҗәсендә хезмәтләрен туктатырга мәҗбүр булып, зыян күрүчеләр (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары белән расланган тармаклар исемлеге нигезендә: авиаташулар, аэропорт эшчәнлеге, автойөртүләр; мәдәният, ял һәм күңел ачуларны оештыру; физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге һәм спорт; туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче туристлык агентлыклары һәм башка оешмалар эшчәнлеге; кунакханә бизнесы; дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге; конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге; халыкка хезмәт күрсәтү эшчәнлеге (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә хезмәтләре һәм матурлык салоннары); сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлек (стоматология практикасы); азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату).

Әгәр Яшел Үзән районы Башкарма комитеты вәкилләре сезнең белән элемтәгә кермәгән булса, түбәндәге номерлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 4-17-91, 5-48-35, 4-06-90. 2020 елның 1 маена кадәр түбәндәге мәгълүматны бирергә кирәк: ФИО, үзмәшгульнең яки шәхси эшмәкәрнең ИНН, балигъ булмаган балалар саны, фактта яшәү адресы һәм телефон номеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев