Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының Идел аръягы зонасында язгы ташуны бәяләделәр

Идел аръягы зонасын район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ЯҮМР буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов карап чыкты. Алар гидротехник корылмаларны, вакытлы су постларын тикшерде, елгаларның торышын бәяләде.

Рус Әҗәле һәм Татар Танае авылында Гөбенә елгасының дәрәҗәсе – 2, 0-2, 5м тәшкил итә (критик дәрәҗә-5, 5-6, 0м).

Су басу куркынычы янаган Өтәшкә, Норлат, Мулла Иле, Рус Әҗәле, Татар Танаенда көн саен мониторинг алып барыла, су басу куркынычын киметү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә.

Гомумән алганда, җирлекләрдә язгы ташу вәзгыяте контрольдә тотыла, хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев