Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләре район хастаханәсенә махсус транспортта барып җитү мөмкинлегеннән актив файдалана

Автомобильләрне халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бушлай бирә.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында машиналар сатып алынды.

Шушы көннәрдә Акъегет авылында яшәүче җиде өлкән кешене Норлат участок хастаханәсенә алып килделәр.

Кемгәдер диспансеризация узарга, кемгәдер - ковидтан соң тирәнтенрәк тикшеренергә, кемгәдер табибка барырга кирәк, чөнки кеше диспансер исәбендә тора.

- Мондый барулар ай саен оештырыла, - дип сөйли Акъегет ФАПы фельдшеры Рәмзия Нотфуллина. - Норлат хастаханәсендә пациентларны кабул итү графигы төзелә, без рәсми исемлекләр бирәбез, социаль яклау бүлеге транспорт бүлеп бирә. Кешеләрне Норлатка җибәрер алдыннан без күзләрнең монометриясен уздырабыз, авырлык, буй үлчибез, анкетаны тутырабыз. Хастаханәгә барырга теләүчеләр һәрвакыт бар, узган айда, мәсәлән, без 10 кешене озаттык.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев