Яшел Үзән районындагы трассада өч җиңел автомобиль бәрелешкән
Яшәеш

Яшел Үзән районындагы трассада өч җиңел автомобиль бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Яшел Үзән трассасында Әйшә авылыннан чыгу юлында булган.

Бүген Яшел Үзән районындагы трассада өч җиңел автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге авариянең шаһитлары.

Казан – Яшел Үзән трассасында Әйшә авылыннан чыгу юлында 15нче модель «Лада», «Шевроле» һәм «Ниссан» автомобильләре бәрелешкән.

Барыннан да бигрәк Россия машинасы нык зыян күргән. Авария нәтиҗәсендә трассада «бөке» хасил булган.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.  


авария в Зеленодольском районе поселок Айша

Нет комментариев