Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районындагы логоүзәккә Ozon 1 млрд сум инвестицияли

Объект 500дән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ozon компаниясе Татарстанда интернет-сәүдәне үстерүгә 1 млрд сум кертәчәк. Петербург халыкара икътисади форумында республика белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Без сатып алучылар заказларны бик тиз, китереп биреп шул ук көнне яки икенче көнне алырлык итеп ясарга телибез. Һәм локаль җитештерүчеләргә бөтен илгә безнең платформа аша сатарга мөмкинлек бирергә телибез. Моның өчен без Татарстанда заказларны эшкәртү буенча яңа зур үзәк төзергә җыенабыз. Ул модульле, 20 мең квадрат метрдан 40 мең квадрат метрга кадәр киңәйтү мөмкинлеге булган үзәк булачак», — дип сөйләде журналистларга Ozon генераль директоры Александр Шульгин.

Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.

Объект 500дән артык эш урыны булдырачак. Яшел Үзән районында Логоүзәк быел төзелә башлаячак. Үзәкне ачу 2020 ел башына планлаштырыла.

«Сатып алучылар вакытында һәм тиз арада ала алсын өчен, тиз арада килеп җитүе кирәк. Шуңа күрә без хөкүмәт белән өслек зонасын киңәйтергә һәм почтоматлар куярга килештек», - дип дәвам итте компания башлыгы.

Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Социаль иминият фонды белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә реабилитацияләүнең техник чаралары, дару препаратлары һәм медицина әйберләре китерүне оештыру буенча социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Алар почтоматларга да, заказлар бирү пунктларына китерелә, дип өстәп әйттеләр Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187640/

Фото: архив/Егор Никитин, tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев