Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында юл һәлакәте фаҗига белән тәмамланды

Юл кагыйдәләрен бозган аркасында, "Лада Ларгус" җиңел автомобиле йөртүчесенең гомере өзелә.

Татарстанның Яшел Үзән районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

10 март көнне иртәнге сәгать 9лар тирәсендә М7 трассасының 796нчы чакрымында "Лада Ларгус” автомобиле йөртүчесе дистанцияне сакламау аркасында, светофорда кызыл төс янганда туктап торган йөк машинасына бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе шунда ук җан бирә. Автомобильгә җитди зыян килә – пассажир һәм йөртүче утыргычлары фура астында калып бик нык яньчелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район ДТП на трассе М7