Яшел Үзән районында яна торган йорттан ир-атны коткарганнар
Яшәеш

Яшел Үзән районында яна торган йорттан ир-атны коткарганнар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән районында янгын чыккан йорттан 59 яшьлек хуҗаны коткарган.

Ут Олы Ходяш авылында чыга. Урынга янгын-сүндерү хезмәткәрләре, полицейскийлар, авария хезмәткәрләре килә. Аларны каршы алган күршеләр өй эчендә кеше булырга мөмкин дип җиткерә. Янгын сүндерүчеләр ир-атны веранда да табып ала һәм саф һавага чыгара. 
Бәхеткә, янгында беркем дә зарар күрми һәм ут та 4 минут эчендә сүндерелә. Йортка җитди зыян килми.

Фото: ГУ МЧС России по РТ


Зеленодольский район Пожар вспыхнул в селе Большое Ходяшево сотрудники МЧС спасли из горящего дома

Нет комментариев