Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында «Трактор-Прицеп» операциясе бара

2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең расланган төп чаралары графигы һәм планы нигезендә, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машина-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында бәхетсезлек очракларын профилактикалау һәм аларның санын киметү, шулай ук транспорт чараларының әлеге категориясен эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында «Трактор-прицеп» операциясе үткәреләчәк.

Операция чорында үзйөрешле техниканың һәм прицепларның техник торышы, техник карау узу турында таныклык лар, дәүләт теркәү билгеләрен урнаштыруның дөреслеге, теркәү документларының, машина йөртүченең тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелә.
Мансур Мөхәммәтҗанов.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев