Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында тимер юллар аша җәяүлеләр өчен яңа юл салыначак

2021 елда Татарстанда дүрт заманча бер катлы җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк, шул исәптән Яшел Үзән районында да. Ул, Октябрьский бистәсендә урнашкан 774 км тукталыш пунктында пәйда булачак.

Калган өчесе Лагерная, Восстание һәм Ометьево станцияләрендә корылачак. Бу поездлар хәрәкәтенең аеруча интенсив участоклары.

Барлык объектлар да ут һәм тавыш сигнализациясе, яктырту, юнәлешле койма белән туплау мәйданчыклары, резинокорд түшәмәсе һәм куркынычсызлык билгеләре белән җиһазландырылачак. Кирәк булса, чыгу өчен баскыч һәм пандуслар ясалачак, - дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте - "РЖД" ААҖ филиалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев