Агымдагы елның 10 сентябреннән үзйөрешле машиналарны тикшерү максатыннан чыгып, “Частник” операциясе башлана. Аны ЮХИДИ бүлеге белән бергә ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе уздыра һәм ул 8 октябрьгә кадәр барачак.
-Рейдлар барышында шәхси кешеләрнең һәм юридик затларның үзйөрешле техникасының һәм тагылмалы техниканың техник торышы тикшерелә, - дип аңлата Дәүләт техник күзәтчелегенең Яшел Үзән буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов.-Шул ук вакытта техник күзәтчелек узу-узмау турында таныклык, машинистның ярашлы категориядәге кенәгәсе, теркәлү документлары да игътибарга алына. Әгәр дә закон бозу очраклары булса, РФ КоАПка ярашлы рәвештә административ җәза кулланылачак.
Фото http://gov.cap.ru
Нет комментариев