Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында өстәмә сайлаулар була

Мондый карарны шәһәр территориаль сайлау комиссиясе кабул итте.

Шулай итеп, 9 сентябрьдә 24нче  бер мандатлы  сайлау округы буенча өченче чакырылыш ЯҮМР Советы депутатын  сайлау була. 1531нче сайлау участогы балалар сәнгать мәктәбендә урнашкан (Яшел Үзән шәһәре, Комаров урамы, 22а йорты). Участокка Гафиатуллин, Кольцевая урамнары, Комаров урамының 32нче йорты, Төзүчеләр проспектының 7,9,11,38,40,42,42а,44нче йортлары керә.

Бер мандатлы 24нче сайлау округы буенча  Яшел үзән территориаль сайлау комиссиясе депутатлыкка 3 кандидатны теркәде, 2се үзләре үзләрен тәкъдим иткән, бер вәкил – ЛДПРдан.  Кандидатлар исемлегенә түбәндәгеләр керде:

Бердников Дмитрий Николаевич

Мулюкова Әлфия  Монеровна

Тимергалиева Рузилә Равилевна.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, сайлаучылар 29 августтан 4 сентябрьгә кадәр  яшел үзәнлеләр  алдан тавыш бирә ала. Территориаль  сайлау комиссиясе  түбәндәге адрес буенча  урнашкан: Ленин урамы, 41а йорты, 102нче кабинет. Шулай ук тавышларны шәһәр сайлау комиссиясендә 5-8 сентябрьләрдә 16дан 20 сәгатька кадәр, ял көннәрендә 9дан 14 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

Болардан кала  ЯҮМР депутатларын сайлау түбәндәге җирлекләрдә үтә:

*Карамалы Тау  шәһәр тибындагы  бистә – икенче чакырылыш 2,10нчы бер мандатлы сайлау округы  буенча;

*Күгеш авыл җирлеге – өченче чакырылыш 2нче  бер мандатлы  сайлау округы буенча;

*Норлат авыл җирлеге – өченче чакырылыш бер мандатлы 1нчы сайлау округы буенча;

*Осиново  авыл җирлеге – өченче чакырылыш 12нче бер  мандатлы сайлау округы  буенча;

*Зөя авыл җирлеге  - 7нче  бер мандатлы сайлау округы буенча.

Яшел үзән районында барлыгы 14 депутатлыкка кандидат теркәлде һәм алар барысы да тикшерелде.

 ЯҮМР Советы  матбугат хезмәте.

Фото https://politpuzzle.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев