Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында “Сәламәтлек” илкүләм проекты буенча дүрт сәламәтлек саклау объекты төзелә

Шуларның берсе - Яшел Үзәндә балалар поликлиникасы. Аның төзелеш барышы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов танышты.

Объектка ул Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Эльмир Гатин белән барды.

Гоголь урамындагы медицина учреждениесе тиз темплар белән төзелә. Илдар Гыйльметдинов подрядчылар белән сөйләште һәм бу объектта нинди авырлыклар булганын белде.

Халык тарафыннан сайланучы проблемалы мәсьәләне контрольгә алды. Ул билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау проблемаларын системалы рәвештә хәл итәргә кирәк, барлык дәрәҗәләрдә дә үзара аңлашу бик мөһим.

Балалар поликлиникасы төзелешен якынча төгәлләү - 2021 елның декабре. Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов 33 нче номерлы "Аленький цветочек" балалар бакчасында, җирле музыка мәктәбендә булды.

Мирный микрорайонындагы "Каенлык" паркында икенче чират эшен бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев