Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында сайлаучыларның үз традицияләре бар

Җир кешесе, гадәттә, төшке ашка кадәр сайлау урыннарына барып, гражданлык бурычларын үти, диде район башлыгы Александр Тыгин.

(Яшел Үзән, 18 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Яшел Үзән районында актив сайлаучылар яши. Сайлау уңаеннан, районның үз традицияләре бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Яшел Үзән районы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Тыгин әйтте.

“Мин Васильевода яшим, - диде Александр Тыгин. - Гаиләм белән иртән иртүк сайлауга барып, үз тавышымны бирдем. Безнең Яшел Үзән районында барлыгы 96 сайлау участогы бар. Сайлаучылар 140 мең тирәсе, һәр участокта үз традицияләре бар. Авыл җирләрендә һәр күркәм гамәлләр иртәдән үк башкарылып куела. Җир кешесе, гадәттә, төшке ашка кадәр сайлау урыннарына барып, гражданлык бурычларын үти. Безнең күзәтүләр буенча, төшке аштан соң, сайлау участоклары бушап кала. Шәһәрдә бераз икенче төрлерәк, кала кешесе озак йокларга ярата, яратмаганнары йә чаңгы шуып кайта, йә базарга барып атналык ризыгын сатып ала. Шуңа күрә шәһәрдә кичке якларда да әле сайлаучыларны күрә алабыз”.

Александр Тыгин белдерүенчә, Яшел Үзән районында Россия Президентын сайларга 2 мең яшь кеше беренче тапкыр килә.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Яшел Үзән шәһәренең 1500 нче сайлау участогына туй күлмәгеннән килделәр. Яшь парлар Артур һәм Камиләне котларга шәһәр мэры Александр Тыгин да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск выборы президента России глава района

2
X