Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында “Рено Дастер” шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән

Һәлакәт 12 июльдә төнлә Октябрьский бистәсендә килеп чыккан.

Татарстанның Яшел Үзән районында “Рено Дастер” шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итте.

Бүген төн уртасында Октябрьский бистәсендә чит ил машинасы идарәне югалтып, Яшел урамның 1нче йорты металл коймасына килеп бәрелгән. Бәрелүдән “Дастер” капоты яньчелгән, арткы тәгәрмәчләрнең берсе өзелгән.

Һәлакәт урынында 154нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машинаның аккумуляторын сүндергән. Зыян күргән 51 яшьлек машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев