Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында майлы таплар булган Идел акваториясен тикшерделәр

Сигнал балыкчылардан алынган, алар Щурячий утравыннан ерак түгел, суда сәер таплар күргәннәрен хәбәр иткәннәр.

Әлеге мөрәҗәгать буенча "Идел киңлекләре" заказнигы хезмәткәрләре ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Роспотребназдор һәм Росприроднадзор белгечләре белән берлектә шул урынга чыкты.

- Яр буе полосасын, шулай ук, су өслеген тикшердек, майлы таплар табылмады. Якынча пычрану урынында табигый су пробалары (тупланган су үсемлекләренең) сайлап алынды. Хәзерге вакытта пробалар республика Экология министрлыгының аналитик контроль үзәк махсуслаштырылган инспекциясенә сан химик анализына җибәрелде, - дип хәбәр итте "Идел киңлекләре" дәүләт заказнигы әйдәүче белгече Анатолий Молюшкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев