Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында MaxFishing PAL Open 2021 Балык тоту турнирs тәмамланды

Өч көн дәвамында бөтен Россиядән 27 экипаж профессионализм һәм уңыш өчен көч сынашты - Куйбышев сусаклагычы сулыкларында MaxFishing PAL Open 2021 дип аталган аерым квалификация турниры форматында беренче тапкыр уза торган PAL-2021дә катнашу өчен сайлап алу ярышлары узды.

Татарстан Республикасында масштаблы турнир өченче тапкыр уза, шуларның икесе - Яшел Үзән районында.

Нәтиҗәләр ясау һәм призерларны бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин digital_tatarstan, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Таһир Кәримуллин #mchstatarstan, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 катнашты .

Һәр экипаждан зачетка 5әр балык кабул ителгән, өстәвенә, беренче турда ул чуртан, икенчесендә - судак, ә кичә катнаш тур узган, ягъни, зачетка теләсә нинди балык яраган.

38 800 гр нәтиҗә белән абсолют җиңүче Мәскәү экипажы Иван Фролов һәм Александр Шаповал булды.
Ярышларда беренче алты урынны алган экипажлар акчалата бүләкләргә ия булачак.

  • 1 урын-300 000 сум
  • 2 урын-200 000 сум
  • 3 урын-150 000 сум
  • 4 урын-120 000 сум
  • 5 урын-110 000 сум
  • 6 урын-100 000 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев