Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтенең видеосы чыкты

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Яңа Тура бистәсе янында булган.

Социаль челтәрдә Яшел Үзән районының Яңа Тура бистәсе янында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте видеосы чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, көчле авария аркасында "ГАЗель" йөк автомобиле кабинасы тимер өеменә әйләнгән.

Вакыйганы күрүчеләр авариядә үлүчеләр барлыгын әйтә. Гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

“Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, авариядә  «ГАЗель» һәм «КАМАЗ» бәрелешкән. «ГАЗель» йөртүчесе һәлак булган.
 

 

 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X