Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында KazanExpress яңа склады 3000ләп эш урыны бирәчәк

KazanExpress маркетплейсы гомуми мәйданы 1 000 000 кв. метрдан артык булган яңа складның беренче чиратын төзүне тәмамлый. Ул Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә урнашкан. Мондый чиратлар барлыгы сигез булачак.

Интерьерның дизайн-проектын Иннополиста компания офисы белән охшаш рәвештә эшләгәннәр. Яңа логоүзәкнең беренче чираты 2-3 мең эш урыны бирәчәк, хезмәткәрләр өчен вахта автобуслары оештырылачак. Бер үк вакытта сменада 1-1, 5 мең кеше эшләячәк, алар тәүлегенә 350 меңгә кадәр заказ эшкәртә алачак.

Корпус нигезенә беренче ташны 2021 елның 3 сентябрендә салган иделәр, KazanExpress бинасы кулланылышка әзер булу турындагы нәтиҗәне июль аенда алырга һәм августта объектны тулысынча тапшырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев