Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында җитди аварияләр булган

237 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 47сендә матди зыян китерелгән. 3сендә зыян күргән кешеләр бар. 2 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

➖ Королев урамында «ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 25 яшьлек ир  тиешсез урыннан кагыйдә бозып  юл чыгып барган 9 яшьлек җәяүлене бәрдергән.  Яшүсмернең баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары булган. Аны дәваханәгә озатканнар.

➖ Осиновоның Гайсин урамында «Лада Калина» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир төп юлдан барган 14 яшьлек велосипедчыга юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә яшүсмер җиңелчә генә зыян күргән һәм  дәваханәгә барудан баш тарткан.

➖ Татар Әҗәле – Карашәм авылы юлында «ВАЗ-2106» автомобилен билгесез йөртүче юл йөрү тизлеген арттырып, идарә итүне югалткан һәм юл кырыена төшеп капланган.  ДТП нәтиҗәсендә 15 яшьлек пассажир тән җәрәхәтләре алган, умыртка сөяген сындырган.  Зыян күрүчене Яшел Үзән дәваханәсенә китергәннәр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев