Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында "Ихлас" мәчете янында мәдрәсә бинасы ачылды

Татарстан мөфтие республикабызда ике атнага бер яңа мәчет ачылуын әйтте.

Кичә Яшел үзән районы Васильево бистәсендә “Ихлас” мәчете янында мәдрәсә бинасы ачылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ихлас” мәчете эшчәнлеге белән танышты. Мәхәлләне оештырып йөрүче 83 яшьлек Вазыйхҗан Рәхимов белән күрешеп сөйләште. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вазыйхҗан хәзрәт биредә 2007 елда мәхәлләне оештырып җибәрә һәм мәчеткә беренче нигез ташын сала. Әлеге мәчет тиз арада сафка баса һәм 2009 елда ачыла. Ул вакыттан мәдрәсә ачуга зур ихтыяҗ туа һәм төзелешне башлап җибәрәләр. Кичә Татарстан мөселманнары башлыгы катнашында бина үз ишекләрен ачты.

“Рамазан ае бетте дип, гыйбадәтләребезне кылудан туктарга тиеш түгелбез. Рамазанда без нәфесләребез белән көрәштек, нәфесебезне тәрбияләргә тырыштык. Ни өчен? Бу бәрәкәт белән ел буе яшәрбез дип. Рамазан ул – бер мәдрәсә сыман. Нәфесләребезне тәрбияләү, күп итеп савап җыю, туганлык-кардәшлек җепләребезне ныгыту өстендә эшләдек, моның бәрәкәте, савабы бик зур”, - дип искәртте мөфти.

Татарстан мөфтие республикабызда ике атнага бер яңа мәчет ачылуын әйтте. "Мин мөфти булып эшли башлаганда 1080 мәчет теркәлү узган иде, бүген 1580 мәчетебез бар. Ягъни алты елда 500 яңа мәчет ачылды дигән сүз. Бу бик зур сөенеч, җәмәгать. Хәзер безгә мәдрәсәләр булдыру өстендә уйларга кирәк. Бу мәдрәсәләрдә укулар гөрләп барырга тиеш”, - диде ул.

“Барчаларыгызга да Вазыйхҗан хәзрәт кебек олы яшькә җиткән хәзрәтебез җитәкчелегендә һәм Васильево бистәсе халкы ярдәме белән изге эшләрне башкарып чыгуда зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәчетнең әйләнә-тирәсе тәртиптә, чәчәкләр, агачлар утыртылган. Мәчетләребез матур булсын һәм укулар үткәрелсен иде. Зур өлеш керткән эшмәкәрләргә аерым зур рәхмәт”, - диде Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин.

  • Бүгенге көндә Яшел үзән мөхтәсибәтендә 46 мәчет уңышлы эшли. Яшел үзән шәһәрендә мәчет каршындагы мәдрәсәләрнең саны – өчәү, ә авыллар буенча – ун. 

Чыганак – «Татар-информ»

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев