Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында ике яшьлек бала автобустан егылып төшкән

Гадәттән тыш хәл Васильево бистәсендәге 43нче йорт каршында иртәнге якта булган.

Яшел Үзән районында ике яшьлек бала автобустан егылып төшкән, дип «Татар-информ».

Гадәттән тыш хәл Васильево бистәсендәге 43нче йорт каршында иртәнге якта булган. Автобус йөртүче барлык пассажирларның да транспорттан төшеп бетүенә инанмый торып, урыныннан кузгалып киткән.

Әни кеше баласы утырган колясканы автобусның арткы ишегеннән алып чыгып барган вакытта, транспорт чарасының ишекләре ябылган. Ун метр киткәннән соң, автобус йөртүче пассажирларның кычкырган тавышларына игътибар итеп, туктаган.

Автобус урыныннан кузгалган чагында коляска бер якка авышкан һәм малай егылып төшкән. Нәтиҗәдә, ул төрле тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X