Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында Эшләүче яшьләр берлеге барлыкка киләчәк

“Порт” яшьләр үзәгендә узган “Предприятиедә яшьләр белән эшләү: проблемалар һәм перспективалар” дигән түгәрәк өстәлдә шул хакта гына сөйләшмәделәр.

Оешма-учреждениеләрнең яшь хезмәткәрләре белән аралашырга Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев һәм «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов килде. Яшьләр белән очрашу дусларча аралашу форматында узды.

Залда Горький һәм Серго исемендәге зур заводлар, ЗМЗ, Үзәк район хастаханәсе, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Михаил Афанасьев түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Яшел Үзән районында эшкә урнашу турында сөйләде, шулай ук ул муниципалитетның үсә баруын һәм талантлы яшь белгечләргә мохтаҗ булуын билгеләп үтте. Ренат Мистахов яшьләр белән үткәрелә торган эш турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, предприятиеләрдә яшь белгечләргә зур игътибар бирелә, шуңа күрә яңа яшьләр оешмалары төзү инициативасы туган.

Шуларның берсе турында район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев та сөйләде. «Без «Яшел Үзән районының эшләүче яшьләр берлеге» төзү инициативасы белән район учреждениеләренең җитештерү берләшмәләре вәкилләре, яшь җитәкчеләре катнашында эш төркеме оештырдык. Инициативаны бертавыштан хупладылар. Ышанам ки, предприятиеләр җитәкчеләре ярдәме белән якын арада безнең үсеп килүче районыбызның тагын бер эшләүче яшьләр ячейкасы рәсми төстә оештырылачак», - дип уртаклашты ул.

Аннары Михаил Афанасьев шәһәрнең алдынгы яшь хезмәткәрләренә бүләкләр, ә Ренат Мистахов "Порт" яшьләр үзәгенә бүләк - теннис өстәле тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев