Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында өч машина бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек баланың гомере өзелгән

Яңа Николаевка бистәсе янында «Ниссан», «Шевроле» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән.

Казан янында өч машина бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Яшел Үзән районында әйләнеч юлда булган. Яңа Николаевка бистәсе янында «Ниссан», «Шевроле» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән.

«Авариядә алты яшьлек бала үлгән. Тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган», - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

«Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһ сакласын балаларыбызны, оныкларыбызны раббым!