Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында биш яшьлек малай машинада Иделдә баткан

Машина алты метр тирәнлеккә төшеп киткән.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында биш яшьлек малай машинаны кабызган һәм Иделгә төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына кичә кичке сәгать дүртенчедә алынган.Щурячий ярымутравында машинада утырган биш яшьлек ир баланың аны кабызуын һәм суга төшеп китүен әйткәннәр. Урынга 8нче коткару, 2нче зона отряды һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чыккан.Ачыкланганча, бала әти-әнисе рөхсәтеннән башка автомобильне кабызган һәм ярдан Иделгә төшеп киткән. Автомобиль алты метр тирәнлеккә төшкән.  Ярымутрауда водолазлар Идел төбендә 80 квадрат метр урынны тикшереп, 99 модельле “Лада” машинасын тапкан. Машина эченнән һәлак булган баланы алып чыкканнар. Аннан соң машинаны күтәртеп алганнар. Ул ярдан ун метр ераклыкта яткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X