Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында бер кеше батып үлгән

Кичә Осиново күлендә 1994 елда туган ир-ат табылган.

Яшь кеше Мари Эл Республикасыннан дусларына ял итәргә килгән, алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң суга чумган һәм кире әйләнеп чыкмаган.

Аның гәүдәсен 6 метр тирәнлектә табып алалар. Батып үлгән кеше җиһазландырылмаган урында коенган. Коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда 39 кеше батып үлгән, шул исәптән сигез бала. Көн саен ГИМС, ОСВОД, полиция хезмәткәрләре коену тыелган урыннарны патрульли. Беренче тапкыр беркетмә төзелә, икенчесендә-мең ярымга кадәр штраф салына. Яшел Үзән районында 7 рәсми пляж эшли, аларның су төбе тикшерелгән, коткаручылар һәм кирәкле атрибутика бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев