Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган

Иделдә дулкын күтәрелү аркасында, аларга коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

Яшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Васильево бистәсе янындагы утрауда дүрт хатын-кыз пикник оештырган. Кичкә таба давыл кубып, Иделдә зур дулкын күтәрелгән, шуның нәтиҗәсендә ял итүчеләр утраудан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.

Аларга «Амур» катерында коткаручылар ярдәмгә килгән һәм барысын да хәвеф-хәтәрсез яр буена алып чыккан.

Бу хактагы мәгълүмат районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район устроили пикник на Волге не смогли выбраться с острова в поселке Васильево