Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында балалар поликлиникасы, ике ФАП һәм табиб амбулаториясе төзеләчәк

Бу хакта бүген ел саен үткәрелә торган медицина советында хәбәр иттеләр.

Ел йомгакларын Яшел Үзән медиклары ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнашуында ясады.

- Быел безгә Ильинский һәм Кызыл Яр авылларында 2 ФАП, Карамалы Тау бистәсендә табиб амбулаториясе, балалар шәһәр поликлиникасы төзү, Василево бистәсендәге хастаханәдә дәвалау корпусын ремонтлауны тәмамлау бурычы тора, - дип билгеләде Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе баш табибы Татьяна Сабурская.

Шәһәрдә балалар поликлиникасы төзелеше якын арада башланачак. Моның өчен Гоголь урамындагы мәйданчык билгеләнгән, хәзер аны киртәләп алалар.


- Балалар поликлиникасын төзүгә 326 миллион сум акча бүлеп бирелгән - бу безнең өчен зур җиңү. Без бу вакыйгага бик шат һәм кабул ителгән карар өчен республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәт белдерәбез. Моннан тыш, проектлауга акча бүлеп бирелде, Сәламәтлек саклау министрлыгы булышыр дип өметләнәбез, һәм Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе стационарында ремонт үткәреләчәк, - дип ассызыклады үз чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков.

Медсовет алдынгы хезмәткәрләрне традицион бүләкләү белән тәмамланды. Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев