Яшел Үзән районында автомобиль янган
Бу хәл кичә көндез Гагарин урамында 6а йорт янында булган.
Осиновода автомобиль янган. Шаһитлар һәлакәт урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә куйды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт бүген көндез Гагарин урамында 6а йорт янында булган. Фотода автомобильнең тулысынча янып беткәнлеге күренә.
Гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр килгән. Әлегә янгын чыгу сәбәпләре билгеле түгел.
Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев