Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында аномаль эссе һава озакка сузылачак

Татарстанда антициклон йогынтысында аномаль эссе һава торышы урнашты.

Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев белдерде. Галим сүзләренчә, шуңа охшаш вәзгыять 2010 елның җәендә булган, ул вакытта Татарстанда аномаль эсселек озакка сузылган, шуның аркасында күп кеше артык эсседән үзен начар хис иткән.

17 июльгә кадәр Татарстанда синоптиклар фаразлавынча көндезге һәм төнге температуралар югары булачак. Бу атнада 35 градуска кадәр булыр дип фаразлый синоптиклар. Хәзер үк термометр баганалары 34не күрсәтә.

Иртәгә көндез урыны белән җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Җомга көнне эссе һава 32 градуска кадәр, ә шимбә 28 градуска кадәр саклана.

"Безнең төбәктә һава торышы югары антициклон белән билгеләнә. Һава температурасы климат нормасыннан 5-6 градуска югары», - дип сөйләде Юрий Переведенцев.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда 10сы һәм 11нче числода температура бераз кимиячәк, әмма ул барыбер климат нормасыннан югарырак булачак. Моннан тыш, явым-төшем көтелми диярлек, ә җил көчле булмаячак.

"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, антициклон белән бәйле рәвештә һава пычрана. Җитештерү, транспорт калдыклары һавада тоткарлана. Шуңа күрә кояш сугарга мөмкин. Баш киеме киеп йөрергә кирәк, - дип билгеләп үтте КФУ профессоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев