Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында агросәнәгать техникасы тикшерелгән

Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, районда агросәнәгать комплекслары системасында техник карау тәмамланган.

11 апрельдә техник карау Новониколаевка авылының “Каздорстрой” ААҖ базасында узган. Тикшерү кысасында белгечләр махсус приборлар кулланып барлыгы 91 берәмлек техника тикшергән.  Техник карау нәтиҗәләре буенча  АПК техникасының күбесендә – 88 берәмлектә – комиссия ягыннан  кимчелекләр табылмаган, әмма 3се буенча актлар төзергә туры килгән. “Каздорстрой”дагы кимчелекләр  20 көн эчендә бетерелергә һәм шулардан соң  кабат тикшерү уздырылырга тиеш.

Фото: http://gtn.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск технический осмотр п.Новониколаевский контрольно-диагностический прибор техника