Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

Бу минутларда Горький исемендәге мәдәният үзәгендә Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре Советы сессиясе ахырына якынлаша

Сессиядә барлыгы 27 мәсьәлә каралды. Алар арасында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев комитетның 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең 2021 елның 12 аендагы эшчәнлеге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының ЯҮМР буенча бүлеге башлыгы Ханбиков Айрат сөйләде.

Шулай ук, каралган мәсьәләләр арасында без Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникованың 2022 елда «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Мактаулы гражданнары»на түләүләр күләмен билгеләү турындагы докладын тыңладык.

Яшел Үзән районында авыл җирлекләре территориясендә сәнәгать парклары төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар


Агымдагы икътисадый хәлгә карамастан, Яшел Үзән районы инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген югалтмый. 
Бәяләүләр буенча, 2021 елда инвестицияләр күләме якынча 15 млрд. сум тәшкил итәчәк. Яртысыннан артыгы - шәһәр инвестицияләре. 
Якынча 2,7 млрд сум - «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы ТОСЭР резидентлары акчалары. Бүген биредә 25 резидент эшли. 

Әмма безнең районның авыл җирлекләре территориясенә дә кызыксыну арта.  
Проектны гамәлгә ашыра башлау турында резидентның уңай карар кабул итү ихтималы территориянең әзерлегенә, аерым алганда, юллар, коммуникацияләр һәм мөмкин булган логистика булуына бәйле.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев авыл сәнәгать паркларын, аерым алганда, Норлат, Бишнә, Олы Яке, Карагуҗа авыл җирлекләрендә, агымдагы икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, төзү мөмкинлеген карауны йөкләде.

Сессиядән соң, күркәм традиция буенча, юбилярлар һәм тармакның атказанган хезмәткәрләре билгеләп үтелде.

 

Илсөя Садыйкова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев