Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы һәм шәһәренең иң өлкән кешесе, тыл хезмәтчәне Әминә апа Гыйльмановага бүген 106 яшь тулды

Акъәбине күркәм юбилее белән район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән урынбасары Николай Бызин котлады.

Һәм сәламәтлек, күңел көрлеге теләде.

Әминә Гыйльманова Олы Шырдан авылында 10 бала тәрбияләнгән гаиләдә туа. Мәктәптә укымый диярлек,чөнки гаиләгә ярдәм итү өчен эшләргә кирәк була. 1930-1947 елларда колхозда сыер савучы, урман посадкаларында, аннан соң Казан тимер юлында йөк төяүче булып эшли. Ә соңрак, 21 ел дәвамында - 1953 елдан 1973 елга кадәр, Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводының химия җитештерү цехында эшләп, аннан лаеклы ялга чыга.

Бүген исә Әминә апа кызы Мәдинә тәрбиясендә матур картлык кичерә. Сөбеһаналлаһ, хәтере шәп, зиһене әйбәт һәм киләсе туган көннәрдә дә очрашырга сүз куешып саубуллаштык.

Тулырак язманы газетабызның җомга санында укый аласыз.

#яшелүзәнжурналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X