Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы Күгәй авылында яшәүчеләр яңа ФАПлы булды

«Күгәй» хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин фельдшерга велосипед бүләк итте.

Уңышлы гамәлгә ашырылып килә торган дәүләт программалары арасында медицинаны үстерүгә юнәлтелгәннәре дә шактый. Шуларның берсе – фельдшер-акушерлык пунктларын төзүне күздә тота. ФАПлар төзү программасы республикада 2012 елдан башлап тормышка ашырыла. Һәм аның нигезендә Яшел Үзән районының күп авылларына бәхет елмайды.

Узган атнада Күгәй халкы өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Биредә халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтә торган бина бик иске, авария хәлендә иде. Республиканың максатчан программасы нигезендә яңа пункт кирәклеге көн кебек ачык була. Быелның июль аенда нигезен салган булсалар, сентябрьдән бинасы төзелә һәм, ниһаять, 12 ноябрьдә барлык кирәкле җиһазлар кайтарыла, дип яза җирле басма.

– Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша, социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Һәм менә Күгәйдә ФАП ачылу – зур шатлык. Бинасы шәп булса да, авыручылар санының аз булуын телим, – диде бәйрәм котлавында район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Нуриева.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты җылы, уңайлы, заманча. Анда беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән бөтен җиһазлар да бар. Бина җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин ителгән. Яңа эш урынында фельдшер Гөлнара Хәйруллинага рәхәтләнеп эшләргә бар шартлар да бар. Ә инде өч чакрым ераклыкта урнашкан Урман авылына йөрү, шулай ук тизарада авылдашларына беренче медицина ярдәмен күрсәтер өчен «Күгәй» хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин фельдшерга велосипед бүләк итте.

– Җир белән күк аермасы инде, иске ФАПны яңасы белән чагыштырырлык түгел. Урамнан ук авылыбызга ямь биреп тора. Әле дә ярый авылларга ярдәм күрсәтүче республика программалары бар, рәхмәт яусын. Беребезгә дә авырырга Ходай язмасын инде, – дип шатлыгы белән уртаклашты Дания Кәримова.

Дания апа сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Авырып киткәч кенә сәламәтлекнең нинди зур байлык булуын аңлыйбыз. Чирләп киткән очракта да, уза торганы гына булсын дип теләргә кала.

 

Фото Күгәй авылы төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Яшел Узэн новый ФАП Республиканский проект