Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьевның коронавирус пандемиясе белән бәйле мөрәҗәгате

Хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы! Белгәнегезчә, Россия Президенты Владимир Путин бу атнаны эш атнасы түгел дип игълан итте.

Әмма мәҗбүри каникуллар - күңел ачу өчент түгел. Сезгә саклану чараларын сакларга, сәфәрләрне планлаштырмаска, кунакка йөрмәскә, ә өйдә булырга мөрәҗәгать итәм. Коронавируска каршы көрәштә иң яхшы инструмент - ул үз-үзеңне изоляцияләү. Мин бик яхшы аңлыйм, бер атна өйдә тору психологик яктан кыен. Бигрәк тә өлкән буын кешеләргә авыр. Балалар һәм оныклар, туганнарыгызга ярдәм итегез - аларга азык-төлек һәм дарулар сатып алыгыз, ешрак шалтыратыгыз, аларның хәлләре белән кызыксыныгыз. Аларны игътибарсыз калдырмагыз!

Паникага бирелергә кирәкми - Яшел Үзән районында санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы. Коронавируска шикләнгән очракта, безнең медиклар ничек җавап бирергә икәнен беләләр, аларның барлык гамәлләр алгоритмнары эшләнгән. Штат режимында тормыш белән тәэмин итүнең барлык структуралары эшли, мин һәм минем хезмәттәшләрем шулай ук эш урыннарында.

Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы булдырылды. Шундый ук штаб безнең районда да бар.

Бердәм "кайнар линия" телефоны 4-30-00 эшли, анда барлык мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, тынычлыкны саклагыз, рәсми мәгълүматка гына ышаныгыз, имеш-мимешләр һәм фейк яңалыклар таратмагыз. Ышанам, бу уртак бәла безне берләштерер һәм көчлерәк итәр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев