Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев Мулла Иле һәм Өтәшкә авыл җирлекләрен йөреп чыкты

Ул социаль учреждениеләр, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге, шулай ук, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Мәсәлән, Мулла Иле авыл җирлегендә Михаил Афанасьев «Красный Восток» авыл хуҗалыгы техникасы һәм элеваторы базасында, «Молвино» мегафермасында, соя шроты һәм компонентларын җитештерү буенча махсуслашкан «Дель-Транс-Агро» компаниясендә, Яшел Үзән механика көллиятенең (филиалы) уку корпусында, сөт кабул итү пунктында булды. Район җитәкчесе, шулай ук, Мәдәният йортына капиталь ремонт барышы белән танышты.

«Дель-Транс-Агро» компаниясе базасында Михаил Афанасьевка, терлекләрне үстерү өчен кирәкле протеиннарга бай соя шроты һәм компонентлар җитештерү белән шөгыльләнәләр, дип сөйләделәр. Сояны Калининградтан базага кадәр төзелгән тимер юл буйлап китерәләр. Янәшәдә Албаба станциясе урнашкан, һәм бу бизнес алып бару өчен бик кулай. Михаил Афанасьев, катнаш азык авыл хуҗалыгы предприятиесенең нәтиҗәле эшләве өчен мөһим, дип билгеләп үтте һәм компания эшчәнлеген киңәйтү турында уйларга өндәде.

Яшел Үзән механика көллияте укыту корпусында бүген В категориясенә өйрәтү бара. Район җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төягеч һәм башка техника йөртүчеләр кебек белгечләргә ихтыяҗ бар, бигрәк тә интернет-ритейлерларның гаять зур склад комплекслары урнашкан Яшел Үзән районы территориясендә. Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, көллият филиалы эшен яңадан формалаштырырга һәм мәгариф учреждениесенә "икенче сулыш" бирергә мөмкин.

Өтәшкәдә район җитәкчесе ФАПка да керде, пандемия һәм үзизоляцияләү режимы вакытында фельдшер эше белән танышты. Эльвира Абзалова әйтүенчә, җирлектә барысы да тыныч, проблемалы мәсьәләләр юк. Аннары Михаил Афанасьев Утяшкадагы Николай Чудотворец часовнясында һәм Бузай авылы мәчетендә булды. Җирлекләрне йөреп чыгуның кульминациясе булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышу тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев