Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин: “Улым беренче тапкыр тавыш бирә!”

Васильево шәһәр тибындагы бистәнең Ленин урамындагы Ветераннар йортында урнашкан 1555нче сайлау участогында иртәнге сигездә халык “кайнап тора” иде.

Өлкәннәр гадәттәгечә иртән иртүк эшне бетереп куярга күнеккән, яшьләрнең дә күбесенең тавыш биргәч үк, эшкә барасылары бар.

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин да  биредә сайлый.

– Сайлау хокукына ия һәркем дәүләт белән идарә итү  процессында катнаша, шулай ук хакимият органнарына тәэсир итә, нәкъ менә сайлаучылар ил тарихына үзгәреш кертә ала. Үз тавышыңны бары тик үзең ышанган кешегә генә бирергә була. Илебез президентын  алты елга бер тапкыр гына сайлыйбыз. Бу уникаль шансны – илебез тормышын яхшы якка үзгәртү  мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска  кирәк.
Бу уңайдан Яшел үзәнлеләрнең гражданлык  позициясенең югары булуына ышанам. Якташларымның күпчелеге чын гражданнар һәм алар илебездә, һәм шулай ук районыбыздагы  тормышка битараф түгелләр. Сайлауга килүчеләр саны башка сайлаулардагыга караганда күбрәк булыр дип уйлыйм.

 

Традиция буенча мин  сайлауларга гаиләм белән йөрим. Быел улыма да 18 яшь тулды  һәм ул беренче тапкыр үзенең сайлау хокукыннан файдалана.  Дулкынланды билгеле. Минем уйлавымча, ул җәмгыятебезгә лаеклы шәхес булып җитлекте, мин аңа ышанам! – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы глава Зеленодольского района Александр Тыгин выборы 2018 Президентские выборы в России