Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин тәбрик итә!

Ягымлы хатын-кызлар!

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, эчкерсез һәм җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Бу искиткеч бәйрәм тормышыбызны чын мәгънәсендә тулы, шул ук вакытта якты итү һәм сезгә булган зур рәхмәтебезне җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек. Чибәрлегегез, киң күңелле булуыгыз һәм сизгерлегегез белән сез дөньяны яхшы якка үзгәртәсез. Зур һөнәри уңышларга ирешү белән беррәттән, өйдә уңай мохит тудырырга, гаилә учагын якларга һәм сакларга өлгерәсез. 
Кирәк чакта янәшә булып, аңлап, ярдәм итеп, туры юлга юнәлтә белүегез бәяләп бетергесез һәм бары соклану хисләре генә уята. Һәм, әлбәттә инде, балаларга бүләк иткән чиксез ана мәхббәте аерым рәхмәт сүзләренә лаеклы.
Чын күңелдән сезгә бәхет, мәхәббәт һәм язгы шәп кәеф телим. Бәйрәм белән, кадерлеләребез!
                                          

Александр Тыгин,
                                     Яшел Үзән районы башлыгы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев