Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин бәйрәм белән тәбрикли!

Кадерле яшел үзәнлеләр һәм районыбыз кунаклары! Халык бәйрәме Сабантуй белән котлыйм сезне!

Бу бәйрәм – татар халкы тормышында иң якты вакыйгаларның берсе. Язгы кыр эшләре тәмамлануны белдереп, ул безне милли традицияләргә алып кайта. Сабан бәйрәме үзендә иң күркәм сыйфатларны – хезмәт сөючәнлек, күршеләр белән дус булу, туган телгә һәм мәдәнияткә булган мәхәббәтне туплаган. 
Бу көнне без уңган игенчеләрне, терлекчеләрне, авыл хуҗалыгының барлык өлкәсендә эшләүче райондашларыбызны зурлыйбыз. Алар булганда без яшибез һәм Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы үсеш ала. 
Шушы бәйрәм көнендә чын йөрәктән тыныч күк йөзе, исәнлек һәм иминлек телим. Һәрчакта да йортларыгызда тынычлык, җитешлек булсын. Ә безнең юмарт Яшел Үзән җиренең киләчәктә дә чәчәк атуын телим. 
 

Александр Тыгин, 
Яшел Үзән районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Сабантуй