Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы балалар бакчалары һәм лагерьларында «Дәүләт янгын күзәтчелеге. 95 ел» темасына дәрес узды

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Илья Венедиктов "Дәүләт янгын күзәтчелеге. 95 ел” дигән темага Муса Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында, 37нче “Василек” һәм 35нче “Каенкай” балалар бакчасында дәрес уздырды.

Дәрес барышында балаларга янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләре җиткерелде, аларны үтәмәгәндә янгын чыгу, шулай ук янгын вакытында булган гамәлләр турында сөйләделәр.

Янгын сүндерү-техник коралларының элементлары күрсәтелде. Рәсем конкурсы һәм АПС эшкәртү сигналын алган вакытта уку эвакуациясе үткәрелде, янгын командасының гамәлләре эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев