Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән предприятиесе ябылды

Яшел Үзәндә ЯҮМР һәм шәһәр Советларының чираттагы сессиясе булды. Районның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы якынча социаль-икътисади үсеше турында ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников сөйләде.

Сәнәгать күрсәткечләре
Яшел Үзән районы рес­публика муниципаль районнары арасында 21нче урынны алып тора. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә – 2нче урында, торак мәйданнарын файдалануга тапшыруда – 4нче, продукция төяп җибәрүдә – 7нче урында.

Авыл хуҗалыгы
Районда дуңгызлар саны 43,5 процентка кимегән. Бу «Авангард» АҖдә терлекләрне массакүләм суюга бәйле. Алда  авыл хуҗалыгы предприятиеләре дуңгыз фермаларын үзгәртеп корырга һәм дуңгызларның ит токымнарын үрчетерегә җыена. Барлык хуҗалыкларда да терлек азыгы әзерләнә. Хәзер 300 тонна печән һәм 6,1 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Шуны да билгеләргә кирәк,  Авыл хуҗалыгы министрлыгында 3 программа буенча конкурс ачылган. 5 гариза бирүчедән 2 эш башлап җибәргән фермер грантлар алган.

Сәнәгать мәйданнары
2018 елның беренче яртыеллыгында төп капиталга инвестицияләр кертү күләме 12,5 процентка арткан. Ул 3,6 миллиард сум тәшкил итә.  Шулай ук бу чорда «Зеленодольск» сәнәгать мәйданы резидентлары
1 миллиардтан артык сум  үзләштерде.

Теманың дәвамы газетаның №51 санында.

Фото: zelenodolskiy_myasopererabatyvayushchiy_kombinat_dal_kama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Зеленодольское предприятие Даль Кама мясоперерабатывающий комбинат

2
X