Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән предприятиесе «Россиянең иң яхшы 100 товары җиңүчесе»

Казан ратушасында ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында “Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабы һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, конкурс игълан ителгән көннән алып, анда 7 мең тирәсе товар һәм хезмәт күрсәтү катнашкан. Шуның 1400е, иң яхшылар исемлегенә кереп, лауреат булып танылган. Федераль дәрәҗәдә республикадан якынча 1700 товар һәм хезмәт күрсәтү тәкъдим ителгән. Шуның 600ы лаурет исеменә лаек.

“Боларның барысы да – уртак хезмәт нәтиҗәсе. Федераль дәрәҗәдәге “Россиянең иң яхшы 100 товары”на республикадан быел 176 товар тәкъдим ителгән. Аның 56 сы - лаурет. Бу – РФның барлык субъектлары арасында иң яхшы нәтиҗә”, дип билгеләп үтте ТР премьер-министры урынбасары.

Рөстәм Нигъмәтуллин “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Лаеклы бүләкләрен вице-премьер кулыннан “Нижнекамскшина” ПАҖ, “Зеленодольский хлебокомбинат” АҖ һәм “Мюстелла” ҖЧҖ җитәкчеләре алды.

 

“ТАТАР-ИНФОРМ” мәгълүмат агентлыгыннан кыскартып алынды.

Фото http://m.prokazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: