Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән предприятиесе Һиндстанга медтехника җибәрә башлады

Предприятие Дәһлинең эре бер  медицина үзәген йогышсызландыру медицина техникасы белән җиһазлады. Бу бина эчендә һаваны дезинфекцияләү җайланмасы. Прибор кеше өчен куркынычсыз һәм экологик яктан  чиста, чөнки ультрафиолет нурлы лампаларда терекөмеш  бик аз микъдарда.

POZIS бактерацид нурланышлы рециркуляторларны 2012 елдан бирле җитештерә. Габариты кечкенә булса да, бактерияләрне юк итү күрсәткече югары, шуның белән ул уникаль дә. POZISның әлеге  корылмасын  нигездә дәвалау-профилактик учреждениеләр, шәхси медицина үзәкләре, институтлар, даруханә челтәрләре, кан  продуктлары, дарулар, иммунобиологик  препаратлар  җитештерүче оешмалар  сатып ала.

  • Беренче тапкыр POZIS медицина продукциясе Дубайда (Берләшкән Гарәб Әмирлеге) булып узган халыкара  күргәзмәдә күрсәтелгән иде һәм ул зур кызыксыну уятты: күргәзмә барышында POZIS экспозициясен Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Африка  һәм башка илләрдән 100дән артык  компания вәкилләре  булды. Нәтиҗәдә Һиндстанның иң эре  медицина үзәген җиһазлау буенча тендерны оттык, - ди “Техмаш” концернының генераль директоры  Владимир Лепин.

Эмилия Хәбибуллина, POZISның матбугат үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медтехника POZIS осуществил первую поставку медтехники в Индию Медицинская продукция POZIS директор Концерна «Техмаш»