Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча чараларны финанслау турында сүз барды

Һәммәбез дә иртән чыгып киткәндә бусагасын «Аллаһка тапшырдык» дип атлый. Чөнки һәркемнең кич, шулай ук, исән-имин килеш өенә кайтып керәсе килә. Көн дәвамында эштә төрле хәлләр булырга мөмкин. Андагы иминлегебез оешмада хезмәтне саклауның (охрана труда) ничек куелуыннан һәм үзебезнең куркынычсызлык кагыйдәләренә карашыбыздан тора.

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы каршында узган Хезмәтне саклау буенча координацион советның киңәйтелгән утырышында әлеге эшкә 2017 ел өчен йомгак ясалды һәм 2018 елга планнар турында сөйләнде. Шәһәр предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча чараларны финанслау, бездә һәм республика оешмаларындагы травматизм, «Серго исемендәге завод»та бу юнәлештәге эшчәнлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуы хакында докладлар тыңланды. Чыгышлар ахырында иң лаеклы хезмәткәрләр бүләкләнде. 
Корсовет эшчәнлеге – контроль һәм надзор, көч куллану структуралары, прокуратура һәм профсоюз оешмалары белән тыгыз бәйләнештә тора. Узып баручы елны уңышсыз дип әйтеп булмас иде. Оешмаларда хезмәт иминлеге юнәлешендә бик күп эш башкарылган һәм эш урыннарында тиешле куркынычсызлык шартлары тудыру өчен шактый сумма тотылган. Нәтиҗәсе дә юк түгел: узган еллар белән чагыштырганда, 2017 елда предприятиеләрдә килеп туган аяныч хәлләр саны сизелерлек ким. (Барлыгы 8 очрак, аларның 6сы – җиңелчә, 2се – авыр). 
– Корсовет әгъзаларының күчмә утырышлары барышында (ә алар быел 25), предприятие хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә, эш барышында техник куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә, һөнәри авыруларны кисәтү һәм производство травматизмына зур игътибар бирелде. Без эшчәнлекнең төрле сферасында булдык: төзелеш, медицина, мәгариф, мәдәният, сәүдә һәм шулай ук, авыл хуҗалыгы. Араларында Серго заводы, «Майский», «Ак Барс» кошчылык комп лексы» кебек үрнәк итеп куярлык оешмалар белән бер рәттән, «Красный Восток Агро» шикелле хезмәт иминлеге һәм техник куркынычсызлык өлкәсендә җитешсезлекләре булганнары да бар. Хәтта безнең утырышны үз оешмалары территориясендә уздыруга каршы чыгучылар да табылды, мәсәлән 758 штатлы «Тандер» АҖ. Анда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары турында үзебезгә чамаларга кала, – дип чыгыш ясады Хезмәт иминлеге буенча координацион совет рәисе урынбасары Светлана Кадырова. – Производствода травмаларны һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслауның мөһимлеге турында гел әйтеп торабыз.

Тулырак газетаның чәршәмбе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев